Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Новгород кешесе самолет бәдрәфендә тәмәке тарткан өчен төрмәгә эләгергә мөмкин

Аэропортта 32 яшьлек пассажирны транспорт полициясе тоткарлаган.

Түбән Новгород кешесе Казанга төшкән самолет бәдрәфендә тәмәке тарткан өчен 15 тәүлеккә төрмәгә утырырга мөмкин. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Транспортта идарә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авиакомпания вәкилләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар Мәскәүдән Казанга очкан самолетта пассажирларның берсе бәдрәфтә тәмәке тартуын хәбәр иткән. Ир-ат һава судно командирының таләпләрен үтәмәгән.

Түбән Новгород кешесен тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Ир-атка карата «Аерым территторрияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту тыелу турындагы федераль законны бозу» һәм «Тимер юл, һава һәм су судносында гражданнарның үзләрен тоту кагыйдәләрен бозу турында»гы маддәләре буенча административ хокук бозу турында ике эш ачканнар.

Хәзер ир-атны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев