Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Елан чаккан артистка Чаллы табиблары ярдәм итмәгән

Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновның бармагы карала башлаган.

Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдиновны җиләк җыйган чагында елан чаккан. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Без хәлләрен белешеп үзенә шалтыраттык. 

«Мин җиләккә йөри торган кеше түгел. Еланнардан да куркам. Чаллыга кайтып барганда юл читендә машиналар туктаган. Нәрсә җыялар икән дип, кызык өчен генә туктаган идем, каен җиләге икән. Берничәне алып кабыйм дип кулымны сузуым булды – сизми дә калдым, нидер тешләп алды. Елан икәнен аннары гына аңладым. Шундук бармак шешеп чыкты, аннары кул шешә башлады. Хастаханәгә киттем», – ди артист.

Динар БСМПның кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Тик аны анда кабул итмәгәннәр, травматология бүлегенә җибәргәннәр. Травматология бүлегендә исә кире БСМПның кабул итү бүлегенә барырга кушканнар. Аптырагач, артист 112 номеры буенча шалтыраткан. Алар Динарның мөрәҗәгатен шул ук БСМПга җибәргән.

«Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре шалтыратып, аларда кешеләрнең күп булуы турында әйттеләр, һәм «бармакны тешләүләр буенча без килмибез, травматологиягә барыгыз» диләр. Ә мин бит инде анда булдым – мине кабул итмәделәр. Кабат «112» хезмәтенә шалтыратам, тагын заявка кабул иттеләр. Шалтыратканнарын көттем-көттем дә,  Әлмәткә кайтып киттем. Андагы хастаханәдә шунда ук анализлар алдылар, тиешле медицина ярдәме күрсәтә башладылар. Көн дә капельницалар куялар, аркага укол кадыйлар. Инде 2 төн кундым. Кулның оеп торуы азайды, әмма бармак каралып тора. Табиб алай булырга тиеш түгел, ди.  Бармаксыз каласың килмәсә, ят ди. Ә минем бүген кич спектакльдә чыгыш ясыйсы. Кеше акчасын түләп билет алган бит. Шуңа гариза белән хастаханәдән чыгып, спектакль куям да, кире монда кайтам инде.  Менә шундый хәлләр. Минем сыман очракка юлыгырга язмасын.  Чирләргә язмасын. Туган шәһәремдә шундый мөнәсәбәт булыр дип һич тә көтмәгән идем. Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ярдәм күрсәтерләр дип уйлаган идем. Ә алар миңа сорау артыннан сорау гына яудырдылар.  Кешеләргә карата шундый салкын караш икән, андый һөнәрдә эшләргә кирәк түгелдер. Мин ул өлкәдә эшләмәсәм дә, урамда ярдәм сораган кешегә битараф булып китә алмаячакмын», – ди Динар Хөснетдинов.

Динар Хөснетдиновка ашыгыч ярдәм хезмәтеннән шалтыратканнар. «Хәзер мине ник кире боруларын ачыкларга тырышалар. Эт – эткә, эт – койрыкка, кыскасы», – ди артист. 

Ике ел элек җырчы Иркә дә Чаллы табибларына канәгатьсезлеген белдергән иде. Юеш идәнгә таеп егылып кулын авырттырган. Ике хастаханәгә мөрәҗәгать иткән – ярдәм итмәгәннәр. Чарасызлыктан авыртуны баса торган дарулар, мазь сатып алып, Казанга юл тотты җырчы ул чакта. Монда язган идек. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев