Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр юбилей сезонын ача

Җәйге ялдан соң Чаллы татар драма театры труппасы күтәренке күңел белән яңа 25нче юбилей сезонына әзерлек эшләрен башлады. Театрның директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, сезон ачу тантанасы 3 октябрьдә узачак. Бу көнне тамашачылар хозурына былтыргы премьера - татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" драмасы тәкъдим ителәчәк. Аңа кадәр артистлар...

Җәйге ялдан соң Чаллы татар драма театры труппасы күтәренке күңел белән яңа 25нче юбилей сезонына әзерлек эшләрен башлады.

Театрның директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, сезон ачу тантанасы 3 октябрьдә узачак. Бу көнне тамашачылар хозурына былтыргы премьера - татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" драмасы тәкъдим ителәчәк.

Аңа кадәр артистлар Татарстан районнарында чыгыш ясаячак. Гастрольләр 29 августта "Аты барның - дәрте бар" комедиясе белән Менделеев районында башланып китә. Моннан тыш, труппа сентябрь аенда Түбән Кама, Чирмешән, Аксубай, Тукай районнарында иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

Чаллы сәхнәсе беренче кунакларны 16 сентябрьдә кабул итәчәк. А.Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры Флорид Бүләковның "Карт кияүләр яки Шомбай кода" комедиясен күрсәтәчәк. Ә 18 сентябрь көнне безнең артистлар Казанда чыгыш ясар дип көтелә. Алар Кәрим Тинчурин исемендәге VΙΙ халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында Казан тамашачысына "Өч аршын җир" спектаклен тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X