Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефонга зарядниклар кирәкми: учактан гына корырга мөмкин

Уфада яшәүче Айдар Хәйруллин учактан тукландырып, телефонны аккумуляторын коруның яңа ысулын уйлап тапкан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге җайланма - кечкенә генә мич, һәм аның төп детале - мичтән чыккан җылылыкны электр энергиясенә әйләндерә торган USB лы генератор. Генератор "мангал"га беркетелә һәм "туклану" башлана. Бу җайланма белән телефон...

Уфада яшәүче Айдар Хәйруллин учактан тукландырып, телефонны аккумуляторын коруның яңа ысулын уйлап тапкан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге җайланма - кечкенә генә мич, һәм аның төп детале - мичтән чыккан җылылыкны электр энергиясенә әйләндерә торган USB лы генератор.

Генератор "мангал"га беркетелә һәм "туклану" башлана. Бу җайланма белән телефон аккумуляторын кору өчен гадәти җайланма белән "тукландыргандагы" кебек вакыт китә.

Әлеге яңалык туристлар арасында популярлык казана башлаган инде. Ә заказчылар арасында АКШ һәм Бөекбритания вәкилләре дә бар. Әлегә 100 ләп җайланма сатылган, дип яза Ялкын.

Үзенең ноу-хауы өчен Айдар Хәйруллин ике грант алган, ул аларны серияле җитештерү булдыруга тотарга уйлый.
http://matbugat.ru/news/?id=18799

http://yalkyn.com/ufa-egete-gadzhetlarny-uchaktan-zaryazhat-it-rg-jr-t/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X