"Теләкләр чыршысы-2020" хәйрия акциясе старт алды
Яңалыклар тасмасы

"Теләкләр чыршысы-2020" хәйрия акциясе старт алды

ара Яңа елны хастаханәдә каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән.

Чаллыда Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы-2020» дигән хәйрия акциясе башланды. Чара Яңа елны хастаханәдә каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән.

21 декабрьгә кадәр теләге булган һәр кеше акциягә кушылып, балаларга бүләкне үз белем бирү оешмасының студентлар советы, шулай ук «Нур» яшьләр үзәгендәге (Академик Рубаненко ур., 2 йорт) шәһәр Студентлар советы кабинеты аша тапшыра ала.

Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең кечкенә пациентларына, шулай ук «муковисцидоз» авыруы булган балаларга тапшырылачак. Узган ел 300дән артык бүләк җыелган.

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев