Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Теплоходның ни сәбәпле батканы билгеле булды

Идел елгасы Аракчино пристане янында теплоход батты. Аннан 34 пассажирны һәм команданы яр буенда төшерергә туры килгән. Бәхеткә, барлык кешеләр дә исән-саулар.

Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Үзәк төбәкара Тикшерү идарәсендә батуның беренчел сәбәрләре әйтелде. Фаҗига теплоходта кеше саны арту һәм техник җитешсезлекләр аркасында булган.

«Башлангыч сәбәпләр буенча,1994 елгы Казанец-1 211100 проекты батуында пассажирларның тиешледән артып китүе (бортта 15 кешедән артырга тиеш булмаган очракта 34 кеше булган), шулай ук техник җитешсезлекләр сәбәп булган», — диелә ведомство хәбәрендә.

Нәкъ менә 11 ел элек, 10 июльдә, «Булгария» теплоходы баткан иде. Ул вакытта 122 кеше, шул исәптән 28 бала һәлак булды.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев