Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тереләй күмелеп калганнар...

Хезмәт урынында иминлекне саклаучы дәүләт инспекциясе Чаллыда тагы бер төзелеш мәйданында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып эшләүче оешманы тапты. Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел генә Чаллыда ике эшче казылган чокырда кабель сузганда, җир җимерелү аркасында 5 метр тирәнлектә тереләй күмелеп калганнар иде.

Машинатөзүчеләр урамында компрессор станциясен үзгәртеп кору эшәрендә казылган чокыр тирәли киртәләр куелмаган, куркыныч зона ачык тора, дип хәбәр итә ТР төзелеш министрлыгы. Бу объектта "НЕРГАЛ" ҖЧҖ "Газпром газомоторное топливо" җәмгыяте заказы буенча казу эшләре алып бара. Барлык гаеплеләр дә җаваплылыкка тартылган һәм аларга протоколлар төзелеп штраф салынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев