Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тикшерү тәмамланганчы Вәлиева нәтиҗәләре якынча дип исәпләнәчәк

Танылган фигуристкабыз Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.

Халыкара Олимпия комитеты вәкиле (МОК) Марк Адамс, допинг-тест уңай булуга карамастан, ялгыз шууда ярышларга кертелгән Россия фигуристкасы Камилә Вәлиевага кагылышлы хәл турында белдерде.

Халыкара Олимпия комитетының матбугат хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, 15 яшьлек спортчының шәхси һәм команда турнирында күрсәткән нәтиҗәсе якынча гына булып саналачак. «Допинг буенча тикшерү тәмамланганчыга кадәр Вәлиеваның нәтиҗәсе якынча булып саналачак. Бу команда турниры нәтиҗәләренә дә кагылыр дип уйлыйм», — дип белдерде Адамс матбугат конференциясендә.

Исегезгә төшерәбез, Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.

Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада