Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты заманча татар драматургиясе белән таныштыра

Тинчурин театрында Хәбир Ибраһим пьесасы укылачак.

Тинчурин театрында иртәгә «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Хәбир Ибраһимның яңа пьесасы укылачак.

Тинчурин театрының матбугат хезмәте заманча драматургия белән кызыксынучыларны ачык пьеса укуга чакыра. Иртәгә артистларга һәм тамашачыга Хәбир Ибраһимның «Фидан+Зөһрә» пьесасы тәкъдим ителә. 

Пьесаны артистлар укый. Фикер алышуда автор да катнаша. 

Тинчурин театры заманча татар драматургиясен куюга йөз тотты. Үткән театр сезоныннан башлап театр музеенда пьесалар укыла башлады. 

Проект кысаларында Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов һәм башка драматургларның әсәрләре укылып фикер алышынды. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев