Тәүлек эчендә Чаллыда ун яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Яңалыклар тасмасы

Тәүлек эчендә Чаллыда ун яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Автошәһәрдә пандемия чорында авыруның 1 469 очрагы теркәлгән.

Чаллыда узган тәүлек эчендә коронавирус ун кешедә расланган. Автошәһәрдә пандемия чорында авыруның 1 469 очрагы теркәлгән.

Татарстанда 89 яңа факт, шуларның берсе читтән кертелгән, 88е – элемтә. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 59 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручылар 30-50 яшь һәм 60-70 яшь категорияләрендә. Казанда 61 яңа очрак, кайбер районнарда бердән дүрткә кадәр.

Пандемия вакытында Татарстанда расланган 14 362 диагноз теркәлгән. 11 061 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 20се узган тәүлектә.

Фото: tvchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев