Тәм-томнар кыйммәтләнә
Яңалыклар тасмасы

Тәм-томнар кыйммәтләнә

Бу хәл чимал кыйммәтләнүгә бәйле.

Россия кондитерлары якын арада конфетлар һәм вафли-печеньелар бәясе артачак дип белдерделәр. Бу хәл чимал нык кыйммәтләнү бе­лән бәйле икән. Һәм бу әле соңгысы түгел, ел дә­вамында тагын берничә мәртәбә бу адымга барырга туры ки­ләчәк диделәр. Экспертлар билгеләп үткәнчә­, чимал дигәндә он, май, йомырка, джемнар, ши­кәр, какао һәм тартма-кәгазьләр күздә тотыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев