Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмәке тартучыларга көн бетә!

Киләсе елның беренче гыйнварыннан тәмәке тартучыларга яңа чикләүләр белән очрашырга туры киләчәк

Һәрхәлдә, бу җәһәттән закон катылана.
1 гыйнвардан медицина учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында, база һәм складларда тәмәке көйрәтергә ярамаячак. "Тәмәке тарту урыны" дигән язу беркетелгән махсус урыннардан башка. Ә предприятие җитәкчеләре бинада янгын хәвефсезлеге инструкциясен һәм тәмәке тарту тыелу турында белдерүләр элеп куярга тиеш.
2013 елдан илебездә уку йортлары, мәдәни, спорт, дәүләт органнары , социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениеләрендә, балалар уен мәйданчыкларында, пляжларда тәмәке тарту тыелды. Вокзал, аэропорт, диңгез һәм елга портларыннан исә 15 метр ераклыкта гына тәмәке кабызу ярый.
Ә иң яхшысы - тәмәке тарту һәм башка яман гадәтләрне иске елда калдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлау!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев