Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәнебез дә, рухыбыз да чиста булсын!

Соңгы вакытта яңа төр "моданы" күреп йөрәк чеметкәләп ала башлады. Кем һәм нәрсә дип уйлап чыгаргандыр, яшь кызлар өр яңа чалбарларын тез турыннан тишеп тәнен күрсәтеп йөри башладылар. Иске, тузган, искергән кием булса, яки ярлы яшәүчеләр шулай киенсә, акчасы юктыр, мохтаҗлык шулай киенергә мәҗбүр итә дип уйлар идең. Юк бит,...

Күренеп тора, ул тез турындагы тишек көчли-көчли эскәк белән йолкып ясалган. Мин мондый "яңа мода" ның нәрсә аңлатканын төшенеп бетә алмыйм, ләкин киемне мәсхәрә итүләре үзләренә карата нәфрәт уятмый калмый. Без сугыш чорын, ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәбездә татып, тузып беткән кырык ямаулы күлмәк-ыштаннарда үскән балалар ямаусыз кием кигән кешеләргә карап "Эх шушындый киемне бер генә булса да киеп карарга иде, "дип, ымсынып торган идек. Мине әнием беренче класска, сугышка киткән әтиемнән калган балаклары кыскартылган иске чалбардан, кулыма ниндидер чүпрәктән әтмәләгән букча тоттырып озаткан иде. Аңа да чиксез куанган идем, миннән дә бәхетле шат бала булмагандыр. Күпме сабыйлар кияр аяк һәм өс киеме булмаганга тышка уйнарга да чыга алмыйча, кайчан апам, яки абыем кайтыр, аларның киемен вакытлыча булса да киеп урамга чыгып керер идем дип, утырдылар.

Күпме кешеләр начар киенеп юлга чыгып, кышкы бураннарда адашып басуларда хәлсезләнеп егылып үлеп калдылар.

Ә хәзер... Хәзер мода артыннан куам дип, ата-аналар сабый балаларын да шулай киендерә башладылар. Транспортта барганда шул тишектән күренгән тәнен тырнаклары белән каезлап баручы балалар кем булып үсәрләр икән? Аларны кече яшьләреннән "модничить" итәргә түгел, яхшы укып, хезмәтне яратып үсәргә өйрәтсеннәр иде.

Хәзер телевизорларны ачып карыйсы да килми башлады. Кайсы каналны ачсаң да тәннәрен куркыныч татуировкалар белән бизәлгән шәрә ирләр, хатыннар күзгә ташлана. Кайберләренең хәтта буялмаган урыны да калмаган. Бигрәк тә танылган спортчыларның, рекламада еш күренүчеләрнең үзләрен шулай мыскыллаулары гаҗәпләндерә. Алар шушы чыгышлары белән тамашачыларда хөрмәт арттырам дип уйлый микән, алай дисәләр бик нык ялгышалар. Иң аянычы - балаларыбыз шулардан үрнәк алып үсә.

Мин үзем сокланып, хөрмәт итеп йөргән спортчыларга карата булган уңай фикерләрем юкка чыкты, күңел кайтаргычка әйләнделәр дә калдылар. Беләләр микән алар, элек-электән татуировкалар гомерләрен ерак диңгезләрдә 25 ел хезмәт итүче моряклар һәм бик озакка хөкем ителгән җинаятьчеләр ясатканнарын. Совет чорында шул бу тискәре проблемага бик катгый аңлату эшләре алып бардылар. Ә хәзер...

Шәһәребездә уку йортлары, мәдәният үзәкләре, спорт мәктәпләре бик күп, бу тискәре "моданың" әхлаксызлыкның тискәре чагылышы икәнлеген аларга һәрдаим аңлатып торсыннар иде. Сәхнәгә, мәйданга, аренага чыгучы йолдызларыбыз чиста күңелле, чиста тәнле, чиста рухлы, бар яктан да сөйкемле булырга тиеш. Алар гайрәт чигәрдәй түгел, ә үрнәк алырдай булсыннар иде!

Рубис Зарипов

Сәхнә һәм спорт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев