Төнлә Чаллы урамнарын 86 берәмлек техника чистарта
Яңалыклар тасмасы

Төнлә Чаллы урамнарын 86 берәмлек техника чистарта

Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан юлларны чистарту, шул исәптән төнлә дә дәвам итә. Ул 19:00 дә башлана һәм иртәнге 7:00 дә тәмамлана.

«Төнлә шәһәр урамнарын җыештыру өчен 86 берәмлек техника чыга. Моннан тыш реагентларны түшәячәкбез. 
Халыктан төп үтенеч - җирле юлларны чистарту. Хәзер грейдерлар җирле юлларны чистарта. Әгәр без кайдадыр юл участогын үз вакытында чистартып өлгермәсәк, мин тагын бер тапкыр гафу үтенәм. Без тырышабыз», - дип билгеләп үтә МУП «ПАД»  директоры Марат Анисимов.

Хәзерге вакытта предприятиедә 500дән артык кеше эшли.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кардан чистарту

Нет комментариев