Толстой елы башланды
Кичә "КАМАЗ" мәдәният сараенда бөек урыс язучысы Лев Толстой елы башлануга багышланган "Бөек тормыш битләреннән" дип исемләнгән кичә булды. Бәйрәм мәдәният сараеның фойесыннан ук башланды. Биредә Толстойның "Сугыш һәм тынычлык" романы буенча җырлы-биюле композиция оештырылган иде. Концерт программасы "Сәйлән" халык бию ансамбленең "Иҗат илһамы" прологы белән башланып китте. Алабуга сәнгать...
Кичә "КАМАЗ" мәдәният сараенда бөек урыс язучысы Лев Толстой елы башлануга багышланган "Бөек тормыш битләреннән" дип исемләнгән кичә булды.
Бәйрәм мәдәният сараеның фойесыннан ук башланды. Биредә Толстойның "Сугыш һәм тынычлык" романы буенча җырлы-биюле композиция оештырылган иде. Концерт программасы "Сәйлән" халык бию ансамбленең "Иҗат илһамы" прологы белән башланып китте. Алабуга сәнгать көллияте студентлары язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар. П.И. Чайковский исемендәге Удмурт дәүләт опера һәм балет театры солисты Леонид Скороходовның чыгышын да тамашачылар җылы кабул итте. Ирина Исаенконың иҗади остаханәсенең "Бишек җыры" да кичәгә килүчеләрнең күңеленә хуш килде.
Язучының тууына 190 ел тулуга багышланган тематик күргәзмәләр мәктәпләрдә эшли инде. Якын киләчәктә Л.Толстой иҗаты буенча конференцияләр һәм бәйгеләр оештырылачак. 20 февральдә "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында "Туган тел фестивале" узачак. 29 мартта үзәк китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Толстой - бөек, монда аның сере" дип исемләнгән онлайн-турнир үткәрелә.
Толстой елы уңаеннан Чаллыда барлыгы 50 чара уздыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев