Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә яшәүче милләттәшебез: “Йоклаганда дежур торабыз”

Татарлар җир тетрәү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итә.

Төркиядәге фаҗига бөтен дөньяны тетрәндерде. Хәрабәләр астында калып һәлак булучылар саны инде 17 меңнән артык. Зыян күрүчеләр санап бетергесез. Җир тетрәгән җирлекләрдә коткаручылар эшли. Эзлиләр. Исән калганнарга ярдәм итәләр... 

Хәзерге вакытта милләттәшләребез дә Төркия халкының ачы кайгысын уртаклаша. Аларның берсе - Наил Нәбиуллин. Тормыш иптәше һәм 5 айлык кызы белән ул 2 еллап Истанбулда тора. Аспирантурада укый. 6 февраль Төркиядә тормышны астын өскә китерде, ди ул. 

-      Бик зур кайгы. Бөтенесендә дә күңел төшенкелеге. Күпме кеше үлде! Күпме кеше йортсыз калды! Бер мизгелдә бөтен әйберләрен югалттылар. Кешене җирләрлек кәфенлекләре дә юк, аңлыйсызмы? Киярлек носкилары да... күпме бала ятим калды. Күпме кеше якын туганнарын югалтты. Бик куркыныч. Бер-бер артлы җир тетрәүләр булгач, Истанбулга да җитәр дип курыктык. Төннәрен хәтта чиратлашып кизү тордык. Куркып, машиналарында кунучылар да булды, - дип сөйли Наил Нәбиуллин. 

Әле һаман да курку хисе белән яшибез ди әңгәмәдәш. Ишек төбендә кирәк-яраклар тутырылган “тревожный чемоданчик” тора. 

Көчле җир тетрәүләре Төркиянең көньяк-көнчыгыш районнарында була. Аеруча Кахраманмараш һәм аңа якын җирлекләрдә. Җир тетрәүнең чалымнары Анкара, Бурса, Измирда да сизгәннәр. Югыйсә алар ераграк урнашкан.

Хәзерге вакытта бөтен Төркия җир тетрәү нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә ярдәм итү белән мәшгуль, ди әңгәмәдәшебез. Берәүләр авыр плитәләр астында калган кешеләрне коткара, икенчеләре - матди яктан ярдәм итә. Төркиядә яшәүче татарлар да моннан читтә калмады.

-    Татар милләте элек-электән ярдәмчел халык бит ул. Рухи яктан көчле, дустанә. Төркия халкы безнең ярдәмебезне тоярга, әлеге кайгыда үзләре генә булмавын сизәргә тиеш. Авыр, сүз дә юк. Әмма аларга алга таба яшәргә өмет бирергә кирәк! Алар бит безнең кан кардәшләребез”,  - ди Наил Нәбиуллин.

Ярдәм итәргә теләүчеләр күп икән. Себердә, Европада яшәүче татарлар да элемтәгә чыккан. Шул ук Төркиядә яшәүче татарлар үзләре дә берләшеп, ярдәм итәргә алынганнар.  Махсус счётка акча җыеп, кирәк-яраклар сатып алалар. Инде 2 төркем гуманитар ярдәм озатканнар. 

-    Якынча 700 килограмм әйбер тупладык. Арасында юрганнар, шапкалар, бияләйләр, подгузниклар, су, 15 коробка азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар. Ярдәмебезне Хатай төбәгенә җибәрдек. Анда ярдәм бик аз килә икән һәм бөтен нәрсәгә дә ихтыяҗлары бар. Барлык тартмаларга Татарстан байраклары рәсемнәре белән бергә “Төркиягә Татар кардәшләреннән ярдәм. Безнең йөрәкләребез Сезнең белән” - сүзләре язылган кәгазьләр ябыштырдык, - ди Наил. 

Ярдәм җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта өченче партия әзерләнә. Ул балалар өчен булачак. Подгузник, өс һәм баш киемнәре, азык-төлек сатып алыначак. 


Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Төркия счётына җибәрә ала. 
Моннан тыш, Сбербанк картасына да кабул итәләр. 
Төркия хисабы: TR59 0001 0024 8096 5281 3750 06 Nail Nabiullin. Ziraat Bankası.
Сбербанк картасы номеры: 4276 6200 2527 4659 Хисматова Г.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм