Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиянең Османия авылында Сабан туе гөрләде - видео

Милли бәйрәмгә 1 меңнән артык татар халкы җыелды.

Татарлар җир йөзенең кайсы почмагында гына яшәсәләр дә, ана телен, милли гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Моңа Төркиянең Османия авылында узган Сабан туе ачык мисалы булды. Җырлы-биюле тамаша, уен-көлке, милли бәйгеләр... Шундый ук күңелле, халыкчан, татарларны берләштерүче бәйрәм.  

-    Телебезне, гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны онытмыйча яшибез. Һәм татарлыгыбызны сакларга тырышабыз. Барыгызга да күп сәлам, рәхмәт әйтәм, - ди Искешәһәр татарлары, мәдәният һәм ярдәм оешмасы җитәкчесе Ведат Догу.

Милләттәшебез Чаллы халкына да “Шәһри Чаллы” газетасы өчен төшерелгән видео аша кайнар сәламнәрен юллады, изге теләкләрен җиткерде. Ведат Догу бөтен җаны белән татарлар өчен янып йөрүче кеше дисәң ялгыш булмас. Аның белән таныш булган кешеләр шулай ди. Ул Искешәһәрдә яши. Кунакка килгән һәр татар кешесен туганы сыман каршы ала. Ата-аналары шулай канында сеңдереп калдырган. 

Тарихка күз салсак, татарлар Төркиягә 19 гасыр ахырында килеп урнаша. Мөһаҗирләрнең күпчелеге Искешәһәрдә төпләнә. Шуңа да бүген аны  Төркия татарлары каласы дип йөртәләр. Биредә Казан татарлары музее бар. Анда милли киемнәр, Татарстанда төшерелгән фотолар, халкыбызның тормыш-көнкүрештә кулланылган әйберләрен күрергә була. 

Төркиядә яшәүче милләттәшләребез төрле илләрдә яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә тора. Сабан туена Европа илләреннән үк килделәр. Татарстаннан да зур ихтирам белән бер төркем кунаклар барды. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан сәнгать әһелләре – җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, баянчы Илнур Ганиев һәм “Чулман таңнары” бию ансамбле чыгыш ясады. Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Төркия татарларына искиткеч бәйрәм уздырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

- Йөзләрегездән нур, җаннарыгыздан җылылык бөркелә, милләтебезне саклап калу омтылышыгыз соклану уята. Карап торам: тирә-якта алтын алмалар – берсеннән-берсе матур балалар йөгереп йөри, алар сездән үрнәк алып татарлыкны саклап калачаклар. Яшьләр бик күп. Татар егет-кызлары бер-берләре белән өйләнешеп, татар телле гаилә корырлар, биредә татарлык киләсе буынннарда да сакланып калыр, дип ышанам, - диде ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм сабан туе