Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Төрле илләрдә ничек исәнләшәләр?

Монголларда иң киң таралган сәламләүләр: «Мал-туарларыгыз ничек?», «Ничек җәйлисез?».

Һәр халыкта бер-берсен сәламләүнең үз гадәте бар икән, ләкин халыкара этикет, нигездә, бер үк: очрашкач, кешеләр бер-берсенә яхшылыклар һәм иминлек, уңышлы көн телиләр. Мәсәлән, Англиядә яшәүчеләр: «How do you do?»  («Ничек яшисез?»), алманлылар – «Wie geht,s?» («Ничек барыла?»), – ди.
Итальяннарны танышының эш барышы борчымый, алар: «Ничек басып торасың?» – дип сорый. Кытайлар: «Син бүген ашадыңмы?» – дип кызыксына. Зулуслар: «Мин сине күрдем!» – дисә, гренландлар гади генә итеп: «Яхшы һава торышы!» – ди. 

Борынгы Мисырда кыска гына очрашу вакытында саулык турында сорашып тормыйлар, ә: «Сез ничек тирлисез?» – диләр икән. Монголларда иң киң таралган сәламләүләр: «Мал-туарларыгыз ничек?», «Ничек җәйлисез?». 

Иранда «Күңелчәк бул!», Грузиядә «Хаклы бул!» – диләр. Төньяк Америка индеецлары кайчак: «Син минем икенче «Мин»ем», – дип сәламләшсә, борынгы греклар күрешкәч тә «Шатлан!» – дигәннәр.   
Руслар, европалылар һәм америкалылар сәламләү билгесе итеп кул кысышалар. Яшь америкалы танышын очраткач, аның аркасыннан кага. Латин Америкасының хисчән халкы кочаклашалар, ә өшүчән лапландлар һәм полинезиялеләр бер-берсенә борыннарын ышкыйлар.
Илебездә борын-борыннан сәламәтлек турында хәл белешкәннәр, бүген дә шулай дәвам итә. Шулай ук: «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!», «Хәерле кич!», «Хәерле төн!» – дибез.

Фото freepik.com сайтыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев