ТОС җитәкчесе: «Үзәккә кием-салым, балалар әйберләре, мәктәп әсбаплары китерәләр»
Мондый үзәк кайда бар?
Чаллының Комсомол районында мохтаҗларга ярдәм итүче «Уңыш навигаторы» («Навигатор успеха») дип исемләнгән социаль үзәк эшли. Әлеге үзәккә кием-салым, аяк киеме, балалар әйберләре, мәктәп әсбаплары – тагын әллә нәрсәләр алып киләләр.
- Безнең үзәккә Комсомол районы администрациясе вәкилләренең килүе көтелә. Район башлыгы Ленар Әхмәтҗановка үзәк эшчәнлеге, анда кемнәр йөрүе хакында сөйләрбез дибез. Моннан тыш без бит әле махсус хәрби операция зонасында хезмәттә булучы солдатларга гуманитар ярдәм дә җыябыз, - дип хәбәр итә Чаллының Комсомол районы ТОС ассоциациясе җитәкчесе Ольга Айдимирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев