Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТОС җитәкчесе Мәдинә Мөхәммәтҗанова: "Юлларны чип-чиста итәргә була! Халык үзе булышмый!" - ВИДЕО

“Чаллының Эдуард Касыймов бульварында юлны чистартмыйлар” дип зарланып яздылар безгә Инстаграм язылучыларыбыз.

39нчы комплекс территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова белән очрашып, без килеп чыккан мәсьәләгә ачыклык керттек. 

Аның фикеренчә, карны тиешенчә чистартырга машина хуҗалары комачаулый. Алдан белдерү куелса да алар автомобильләрен алып куймый. 

- Машина тора, номеры да юк. Машинага суга-суга аяклар, куллар авыртып бетә. Әле хуҗалар чыгалар да, "Нигә минем машинага тибәсез? Тәрәзәләре чатнаган!" дип, зарлана башлыйлар, безне гаепле калдыралар. Әгәр дә вакытында машиналарын күчереп куйсалар, инде ахыр чиктә телефон номерларын калдырсалар - юлларны чип-чиста ясарга була. 54нче мәктәп территориясен, 38нче комплекс тирәләрен чистартып булмады! Кеше бит хәзер махсус та чыкмый... Булышырга теләми, - дип зарын сөйләде безгә Мәдинә ханым Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы