Территориаль совет рәисе: «Каз тәннәрем чыкты»
Яңалыклар тасмасы

Территориаль совет рәисе: «Каз тәннәрем чыкты»

Ул хәрбиләргә 60 килограммм чәк-чәк җибәрде.

«39нчы комплекс» территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова янына махсус хәрби операция зонасыннан кайткан волонтерлар килгән.

– Бик популярлаштым әле. Волонтерлар килде. Чәк-чәкләремне махсус хәрби операциядәге егетләргә илтеп тапшырганнар. «Мобилизацияләнгәннәргә дә, контракт белән китүчеләргә дә күчтәнәчегез җитте. 10-12 постта булып, «Мәдинә ападан чәк-чәк" дип сыйладык. Кайткач, рәхмәт әйтергә куштылар», – диде волонтер Анна Артемьева.

Күңелем тулды, каз тәннәре чыкты. 60 килограммм чәк-чәк җибәрдем. Тагын 40 кг әзерлисем бар. Туган яклардан читтә тәмле ризыклар тансык та, тәмле дә бит ул», – диде газетабыз журналистына Мәдинә ханым. 

Фотолар Мәдинә Мөхәммәтҗановадан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация махсус хәрби операцмя

Нет комментариев