Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзекләндерүчеләрне пылау белән сыйладылар - ФОТОЛАР

45нче комплекста 45/07, 45/08, 45/09 йортлары ишегаллары «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелде. Биредә бордюрлар урнаштырылды, яңа асфальт салынды, яңа эскәмияләр, чүп савытлары куелды, машиналар өчен парковка урыннары киңәйтелде.

Әлеге йортларда яшәүчеләр шул уңайдан 45/07 йорты территориясендә төзүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар. 
Бәйрәмдә шәһәр Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов та катнашты. 

– Биредә машина юллары да, тротуарлар да, хәтта подъездга керү урыннары да тулысынча төзекләндерелде һәм киңәйтелде. Халык телендә «кәҗә сукмагы» дип йөртелгән юллар да ремонтланды. Хәзер бер кеше дә газоннардан йөрмәс дип уйлыйм. Өч йортка 8 мең квадрат метрга якын асфальт, 7 километрлап бордюр ташы түшәлде, 72 чүп савыты һәм эскәмия куелды. Төп эшләр тәмам булса да, спорт тренажерлары куясы һәм балалар мәйданчыклары ясыйсы бар әле, – дип сөйләде ул.  

Эшләрне «Камавтодор» юл-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре башкарган. Эдуард Фәттахов ремонт эшендә катнашкан һәркемгә мактау кәгазьләре тапшырды, үзе һәм 45нче комплекста яшәүчеләр исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.

– Мин ТОСта 2019 елдан бирле эшлим, – ди 45нче комплексның ТОС рәисе Людмила Богрецова. – Төзекләндерү программасына йортыбыз беренче тапкыр гына эләкте. Чиксез күп эш башкарылды. 45нче комплекста яшәүчеләр бик активлар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганчы ук без берничә тапкыр җыелыш үткәрдек, халык теләк-тәкъдимнәрен җиткерде: кемдер чүп савытларын арттыруны, кемдер эскәмияләрне күбәйтүне сорады, машина хуҗаларына парковка урыннарының киңрәк булуы кирәк. Әле төзелеш барганда ук 45нче комплекста яшәүчеләр эшчеләребезне кайнар чәй һәм тәмле пироглар белән сыйлады. Ә инде эшләр тәмамлангач ишегалды бәйрәме оештырырга уйладык. Хәзерге вакытта балалар мәйданчыгына МАФлар куюны көтәбез. Ә спорт мәйданчыгын без җиңеп алган грант хисабына эшләттек.

Бәйрәм матур үтте. Балалар бакчасы сабыйлары концерт әзерләгән иде. 13 ел повар булып эшләүче Илья Бубличенко тәмле пылау пешергән. 45нче комплекста яшәүчеләр «Камавтодор» эшчеләренә үзләре пешергән өчпочмак-кыстыбыйларын, тәмле пирогларын алып чыкты. Чын ишегалды бәйрәме булды.  

 

– Мин биредә 41 ел яшим. Мондый ремонтны бер дә күргәнебез юк иде. Бу гүзәллеккә хәзер карап кына торасы килә. Шундый матур һәм уңайлы. Күңелем сөенә. Тир түгеп, иртәдән караңгы төнгә кадәр намуслы хезмәт башкаручы эшчеләргә Аллаһның рәхмәтләре яусын. Аруны белми эшләделәр, бу кызуда күз алдында матурлык ясап куйдылар. Алар бит безнең өчен тырышты. Ә балалар ничек сөенә – гел гаҗәп! Аларга да уйнарга мәйданчык юк иде бит, – дип сөйләде 45/07 йортында яшәүче Наҗия Сафина. 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев