Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР буенча Росреестр идарәсе Татарстан эшкуарлары өчен кайнар элемтә үткәрәчәк

Эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларны 17 февральдә иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр бирә ала.

Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк .Ведомство вәкиле хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе хакында сөйләячәк, шулай ук эшкуарларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Идарәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 17 февраль көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «кайнар элемтә» уздыра.

Эшкуарлар өчен консультацияне ТР буенча Росреестр идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне теркәү бүлеге башлыгы Александра Абдуллина үткәрәчәк.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны иртәгә, 17 февральдә, 8.00-12.00 сәгатьләрдә 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев