Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захаровадан котлау

Хөрмәтле шәһәрдәшләр, кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Тиздән илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! Сәламәтлек белән, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез.

Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев