ТР Яшьләр эшләре буенча министрның яңа урынбасары кем?
ТР Хөкүмәте башлыгы бу хактагы карарга кул куйды.
Владислав Усанов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары вазифасына билгеләнде.
Усанов министрлыкта 2005 елда эшли башлаганнан бирле яшьләр белән тыгыз элемтәдә. 2013 елдан башлап ул җитәкче вазифалар башкарды: яшьләр оешмалары белән эшләүне, министрлыкның дәүләт программаларын тормышка ашыруны, шулай ук яшь буынның һөнәри һәм иҗади яктан үсеш мәсьәләләрен контрольдә тотты.
Усановның вазифага керешүе турындагы документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев