Процесс нинди этапта?
Бу хакта «Реальное время» басмасына биргән интервьюсында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә иминият полисы булмауны автоматик рәвештә теркәүче җайланмаларны 2026 елның октябреннән башлап этаплап кертү планлаштырыла. Төбәкләрдә бу юнәлештә әзерлек эшләре бара, әмма республикада мондый контроль әлегә гамәлгә ашырылмый.
— Әлегә андый камералар юк. Бу юнәлештә эшләр (урнаштыру буенча сөйләшүләр) алып барыла, һәм бу безнең республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә шулай. Ләкин аларның юлларга төгәл кайчан урнаштырылачагын әлегә әйтә алмыйм, — дип аңлатты идарә башлыгы «Реальное время» хәбәрчесенә.
Белгечләр әйтүенчә, ОСАГОны камералар аша тикшерү системасын кертү өчен иминиятчеләр базасы белән ЮХИДИ базасын тулысынча синхронлаштырырга кирәк. Бу хаталы штрафларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Әлегә иминият полисының барлыгын юл инспекторлары гадәти тикшерү барышында гына контрольдә тота.
Нет комментариев