Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады

Песошин: Сугышчы-интернационалистларның уникаль тәҗрибәсенә бүген дә ихтыяҗ зур.

Сугышчы-интернационалистларның уникаль тәҗрибәсенә бүген дә ихтыяҗ зур, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларга Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан юллаган мөрәҗәгатендә.

«15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә. Бу көнне без төрле елларда чит төбәкләрдә барган хәрби каршылыкларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарны тирән хөрмәт белән искә алабыз», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, сугышчы-интернационалистлар, фидакярлек һәм ныклык үрнәге күрсәтеп, Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашист гаскәрләрен җиңүгә ирешкән ата-бабаларыбызның героик үткәненә лаеклы икәнлеген раслады. Ватанга хезмәт итүдә үз алдына куелган бурычларны үтәү үрнәге булып, алар сугышчан батырлык һәм һөнәри осталык күрсәтте.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, кайнар нокталарда үзләренең хезмәт бурычын үтәгәндә 25 мең кеше һәлак булган. Әлеге бәрелешләрдә туганнарын һәм якыннарын, тугры дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Ватан өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның батырлыгы алдында баш иябез, исән-имин кайтучыларга хөрмәт һәм дан! 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев