ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды
Яңалыклар тасмасы

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды

Моннан тыш, халыкара форум оештыру турында сөйләште.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш белән Согуд Гарәбстанында. Ул анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль сәркатибе Хөсәйн Ибраһим Таха белән очрашты. Үткәреләчәк "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара форумы турында сөйләште. 

Бер уңайдан Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән кече хаҗ да кылды. 

Фотолар ТР матбугат хезмәтеннән алынды


хаҗ дин иман

Нет комментариев