ТР Роспотребнадзор: Чаллыда алты сыйныф карантинга китте
Яңалыклар тасмасы

ТР Роспотребнадзор: Чаллыда алты сыйныф карантинга китте

Чаллы мәктәпләрендә алты сыйныф ОРВИ белән авыручылар саны югары булу сәбәпле, карантинга киткән. Татарстан буенча барлыгы-10

Шуларның дүртесе Казанда. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.

- Җиде мәктәптә 267 укучы карантинда. Республикада белем бирү учреждениеләре карантинга тулысынча ябылмаган. Мәктәпләр штат режимында эшли, - дип сөйләде спикер.

Җамалиева, уку елы башыннан бирле Татарстанда 113 укучы, 114 студент һәм ике йөзгә якын педагог коронавирус белән авырды, дип өстәде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев