ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк
Шулай ук, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева вакцинация турында фикер алышачак
16 февральдә ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Instagram да COVID-19дан вакцинация турында фикер алышачаклар һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәкләр. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы республика оператив штабы хәбәр итә.
Беренче эфирның темасы «Вакцинация - "COVID-19" ның авыр агымыннан коткару: ни өчен прививка хроник авырулары булган кешеләр өчен мөһим?».
Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана. Эфир ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инстаграм аккаунтында узачак
Эфир 16 февральдә чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча атна саен турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев