ТР хөрмәтле гаиләләре алдында Чаллы артистлары да җырлады
Лилия Бикмаева-Мортазина белән Нияз Хаматшин дуэт башкарды
27 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Биредә шәһәрдәшләребез Лилия Бикмаева-Мортазина белән Нияз Хаматшин дуэт башкарды. Алар “Доброго утра, доброго дня” җырын җырлады.
Лилия Бикмаева-Мортазина үзенең кичерешләре белән уртаклашты:
Без әлеге җырны Чаллыда өлкәннәр көне уңаеннан башкарган идек, ошатканнар димәк, Казанга чакырдылар. Анда бик күп танылган артистлар, гаилә дуэтлары бар иде. Чара бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Рәис Рөстәм Миңнехановның мөнәсәбәте гаҗәпләндерде. Ул мәҗлестән соң һәр артистның кулын кысып рәхмәт әйтте, ә чыгыш ясаучылар күп иде. Бу минем өчен шулхәтле көтелмәгән, һәм җылы булды. Фотога төшәргә сорагач та рәхәтләнеп ризалашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев