Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тракторчы һәлак булган

27 яшьлек ирнең ике баласы ятим, авырлы хатыны тол калды.

Кичә кич М7 федераль трассасының Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булды. 

Якынча мәгълүматлар буенча фура йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сайламыйча һәм дистанцияне сакламыйча алда барган тракторга бәрелгән.

Нәтиҗәдә,  27 яшьлек тракторчы Нияз Ишмөхәммәтов алган җәрәхәтләрдән урында һәлак булган. 

«Туганыбыз тырыш, бик матур тормышта яшиләр иде. Яңа гына үз кибетләрен ачтылар. Хатыны өченчегә авырлы. Эх… Башка сыймый торган хәл булды. Ниязыбызның урыны җәннәттә булсын. Туганнарыбызны авыр вакытларда Аллаһ ярдәменнән ташламасын», – ди композитор,  «Болгар» бию театры солисты Гөлназ Закирова.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләре башланган. 

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Юл -транспорт һәлакәте