Трамвай маршрутлары үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Трамвай маршрутлары үзгәрә

Сөембикә проспектында трамвай юлларында капиталь ремонт башлана.

27 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр яңа шәһәргә барганда «Боз сарае» тукталышыннан «Сөембикә проспекты» тукталышына кадәр хәрәкәт ябылып торачак. Өч атна дәвамында 3 (Тимерчелек заводы юнәлешендә), 6, 7, 10 нчы санлы трамвайлар маршрутларга чыкмаячак.

Фото: transphoto.org

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев