Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбияче рөхсәтсез ашый башлаган 12 яшьлек ятимне кыйнаган

Мәскәүдәге "Полярная звезда" балалар йортында эшләүче социаль педагог 12 яшьлек ятимне кыйнаган. Малайның рөхсәтсез өстәл янына утырып, ашый башлавы аның ачуын китергән, дип яза Лайф. 44 яшьлек ир кеше малайны муеныннан тотып алып, берничә тапкыр башы белән кастрюльгә бәргәннән соң, кухнядан куып чыгарган. Әлеге хәлне балалар йортында эшләүче берәү күзәтеп...

Мәскәүдәге "Полярная звезда" балалар йортында эшләүче социаль педагог 12 яшьлек ятимне кыйнаган.

Малайның рөхсәтсез өстәл янына утырып, ашый башлавы аның ачуын китергән, дип яза Лайф. 44 яшьлек ир кеше малайны муеныннан тотып алып, берничә тапкыр башы белән кастрюльгә бәргәннән соң, кухнядан куып чыгарган. Әлеге хәлне балалар йортында эшләүче берәү күзәтеп торган, тик катышуны, малайны яклауны кирәк тапмаган.

Кыйналган малай балалар йортыннан попечитель янына китә, ә тәнендәге күгәрекләре турында кызыксынгач, яшьтәшләре белән сугышудан дип әйтә. Балалар йортына кайтыр вакыт җиткәч, малай куркып кала, аннан соң метрода утырып йөреп вакытын уздыра.

Йөзе җәрәхәтләнгән малайга метрополитендагы тәртип сакчысы игътибар итә. Ул малайны травпунктка алып бара, ә табиблар районның полиция бүлегенә хәбәр бирә. Ятимне кыйнаучы ир кулга алынган, ул тулысынча үз гаебен таныган.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев