Төркиягә җибәрмәгәннәр
Хәзерге вакытта тест үткәрү таләпләрендә аңлашылмаучанлык бар - аны очу вакытына 72 сәгать каламы, әллә Төркиягә килеп җитү вакытына кадәр үтәргә кирәкме, аңлашылмый.
Төркиягә җибәрмәгәннәр
«Победа» авиакомпаниясе Covid-19 тесты булмаган Казан туристларын Төркиягә алып китүдән баш тарткан. Бу хакта «ТК ИнтурЛайн» агентлыгы директоры Зөлфия Нәҗмиевага сылтама белән TourDom.ru хәбәр итә.
Әлеге авиакомпания 6 гыйнварда Казаннан Истанбулга очарга тиешле 30дан артык пассажирны утыртудан баш тарткан. Төркия коронавирусны ачыклый торган тестның яраклылык срогын билгеләде. Тестны очу вакытына кадәр 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча ясатырга кирәк.
Мәсәлән, Зөлфия Нәҗмиева үзенең ире белән ПЦР-тестны 3 гыйнварда тапшырган. Әмма авиакомпания Төркия карарына нигезләнеп, тестның яраклылыгын Истанбулга килеп җитү вакытына карап бәяләгән. Шуңа күрә 32 туристның тест сроклары чыккан дип, аларны очкычка утыртудан баш тарткан.
Хәзерге вакытта тест үткәрү таләпләрендә аңлашылмаучанлык бар - аны очу вакытына 72 сәгать каламы, әллә Төркиягә килеп җитү вакытына кадәр үтәргә кирәкме, аңлашылмый. Әмма, 28 декабрьдә Төркия илчелеге сайтында урнаштырылган мәгълүматта туристлар очу вакытына кадәр 72 сәгать эчендә ясалган тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш, дип әйтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев