Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автохамны тоткарлаган Дамир Хәйбуловка чаллылылар 100 меңнән артык акча җыйганнар - ВИДЕО

Бүгенге көндә картасында 100 мең сум акча бар.

Чаллыда, инспекторлардан качкан вакытта, бер йөртүченең 25 машинага зыян салганы хакында хәбәр иткән идек инде. Аны Дамир исемле шәһәрдәшебез ярдәме белән генә тоткарлыйлар. Ул тәртипсез йөртүчене үз машинасы белән юлдан кысрыклап чыгара. Билгеле, автомобиленә шактый зыян килә: ике ишеге ачылмый, бамперлары сына, түбәсе яньчелә.

Бу вакыйгага битараф булмаган шәһәрдәшләребез Дамирга, машинасын төзекләндерү өчен, акча җыю оештырды. 

Бүгенге көнгә инде алар куркусыз егет картасына барлыгы 100 мең сумга якын акча күчерде.

«Суммалары төрле: 50 сумнан алып, 5 меңгә кадәр. Барысына да зур рәхмәтемне белдерәм. Аларның һәр тиене буенча исәп тотачакмын», - ди Дамир.

Моннан тыш, егеткә машина сатучылар, автосервислар һәм юристлар да ярдәм итәргә әзер. Хәтта мебель ясау фабрикасыннан да бер тәкъдим килгән. Алар Дамирга үзе теләгән җиһазны бүләк иткән. Егет исә үзенең йөргән кызы Кристинага бизәнү өстәле сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев