Түбән Камада 14 яшьлек кыз абыйсыннан бәби көтә
«Көчләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Түбән Камада башка сыймаслык вакыйга – 14 яшьлек кыз бала бәби көтә. Кемнән дисәң – бертуган абыйсыннан. Вакыйга ноябрь аенда ук булган, ди хокук сакчылары. Кыз мәктәптән өйгә кайтып кергәндә 20 яшьлек абыйсы йоклап яткан. Исерек булгандыр дигән фараз бар. Кыз да бераз черем итеп алырга уйлаган. Әмма кинәт эче авыртуыннан уянып киткән - өстендә абыйсы, көчләп маташа. 100 кг-нан артык авырлыктагы абыйсыннан ул җиңел генә котыла алмаган.
Бертуган абыйсының мәсхәрә итүен ул әти-әнисенә сөйләмәгән. Январь аенда авырга узганын белгәч кенә серне чишкән. Хокук сакчылары «көчләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү бара. Көчләүдә шикләнелүче абыйсыннан сорау ала алмыйлар – ул декабрь аенда вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев