Түбән Камада күңелсез хәл
Әлеге вакыйга видеокамерага эләкте.
Түбән Камада төнге якта кафе янында бер төркем мигрантлар сугышты. Әлеге мизгел видеокамерага да эләккән. Анда ир-атлар берничә егетне кыйный. Хатын-кызлар кычкыруы ишетелә. Азакта 2 ир-ат җиргә егыла. Башкарма комитет җитәкчелеге белдерүенчә, сугыш хатын-кыз аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә бер кеше зыян күрә: башы имгәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев