«Туган җирдә солтан бул!»
Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, зур шәһәрләрдән баш тартып, Чаллыны сайлады.
Пекин триумфы. Гөлнара
2008 елның 17 августы. Нәзберек, шул ук вакытта тимер нервлы Гөлнара Галкина-Сәмитова Пекин Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Дөнья рекорды өчен бүләкне ул туган шәһәренә – Яр Чаллыга алып кайтты. Шул вакыттан бирле ул безнең данлыклы спортчыбыз! Гөлнара, теләге булса, теләсә кайсы шәһәрдә яши алыр иде, ә ул автокалада калды. Аны зур спортка Чаллы сукмакларында йөгереп узган тренировкалар алып килә бит.

Гөлнара Сәмитова әнисе белән
Чемпион кызны кем үстергән, тәрбия сере нәрсәдә?
Өч мең метрга каршылыклар аша йөгерүдә тарихта беренче Олимпия чемпионы булган Гөлнара гап-гади гаиләдән. ЗЯБ бистәсендәге гади мәктәптә укый ул. Бала вакытыннан ук дисциплиналы булып үскән кыз барысына да өлгерә: яхшы укый, йорт эшләрендә булыша, хәтта универсамда пешекче булып эшләүче әнисе янына барып, аңа ярдәм итәргә – яшелчәләр турашырга, халатлар үтүкләргә дә өлгерә.
Спортка Гөлнара 9 яшендә килә: 1 нче балалар спорт мәктәбенә җиңел атлетикага йөри башлый. Чаңгы узышлары белән мавыккан әтисенең геннары да тәэсир иткәндер. Озак та үтми, яшь йөгерешче уңышлы чыгышлары белән сөендерә башлый, бер елдан инде ул спорт классына күчә.
Ә кызның шатлыгын бүлешүчеләр, кыен минутларда аңа ярдәм кулын сузучылар – әнисе Асия белән әтисе Искәндәр Сәмитовлар. Шулай да тәрбия турындагы сорауларга алар кыска гына җавап бирә: «Гөлнара үзе һәрвакыт акыллы кыз булды. Без исә аның белән гел янәшәдә».
Кызның беренче тренеры – Миңнулла Чинкин, аның белән спортчы стипль-чезны (каршылыклар белән 3000 метрга йөгерү) сайлаган. Гөлнараның табигате дә әлеге дисциплинага туры килеп тора: озын буйлы, озын дистанцияләргә һәвәс, мондый дистанция аңа үзеннән-үзе җиңел бирелә.
Стипль-чез исә кызның карьерасына көтмәгәндә килеп керә. 2000 елларда Кисловодскидагы уку буенча тренировка җыеннарында кыенлыклар белән йөгерүне сынап карыйлар, һәм Чабаксар тренеры коллегасы Чинкинга Гөлнараны стипль-чезга куярга тәкъдим итә. Тренер моны хуплый, Гөлнараның кыенлыкларны җиңел генә узасын сизә ул. 2003 елның февралендә Россия чемпионаты уза, 200 метрлы әйләнәдә ике каршылык үтәргә кирәк була. Гөлнара барысын да таң калдыра: беренче стартта ук дөнья казанышы дәрәҗәсендә йөгереп уза. Шунда аның көчле яклары ачыклана да.
Триумф Пекинда була. Шәһәрдәшебез кыенлыклар белән 3000 метрга йөгерүдә тугыз минутлык мөһим чикне узып чыккан беренче хатын-кыз буларак тарихка кереп калды. 8.58,81 – спорт дөньясын үзгәрткән вакыт.
Фотокадрлар бөтен дөньяга тарала: Гөлнара Россия һәм Татарстан байракларын тотып стадион буйлап йөгерә. Шул рәвешле ул үз туган республикасы турында бөтен планетага белгертә – хис-кичерешләр әйтеп бетергесез. Әмма бөтен дөньяны әйләнеп чыккан фотосурәтләр аркасында безнең якташ медальдән колак кага язасын кем уйлаган? Кагыйдәләр буенча, Олимпиада делегацияләренең рәсми байракларын гына күрсәтергә рөхсәт ителә. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана.
Гөлнараның чыгышын дуслары, абыйсының гаиләсе дә телевизордан күзәтәләр. Әти-әнисе исә ул якшәмбе көнне авылда булганнар һәм кызларының финишка килүен яхшылап күрә алмыйча калганнар икән. «Спорт» каналы анда тотмый, иске ноутбук табып, шуны көйлиләр, ә экран янына бөтен авыл халкы җыела. Әти-әнисе кызларын күрми дә кала.
Гөлнараның һөнәри юлы гөлләр белән генә үрелеп бармый, вакыт-вакыт энәләре дә чәнчеп куя – зур спортта борчылуларсыз, җәрәхәтләрсез булмый. Шулай да яраткан спорт төре Гөлнара Искәндәр кызын әлегә кадәр җибәрми, хәзер инде ул «Яр Чаллы» спорт мәктәбе тренеры. Ул үсмерләрне җиңел атлетика төркеменә җыйган, үз методикасы буенча шөгыльләндерә.
– Мин җитди рәвештә тренерлык белән шөгыльләнергә булдым, – ди ул. – Гомерем буе спортта, зур тәҗрибәм бар, күп авырлыклар аша үттем. Миңа Чаллы һәм Мәскәү остазлары белән эшләргә туры килде, шуңа күрә төрле методикаларны, тактикаларны һәм уңышлы стартларның серләрен беләм. Моннан тыш, минем педагогик белемем бар – Кама физик культура институтының «Җиңел атлетикада спорт әзерлеге технологиясе» белгечлегенә укыган идем.
Данлыклы якташыбыз өчен балаларның спортны ошатуы мөһим, шуңа алар төрле яклап үсә – йөгерәләр дә, биеклеккә дә сикерәләр, озынлыкка да. Бары тик 13–14 яшькә якынлашкач кына кемнең спринтка, кемнең озын дистанцияләргә яки бөтенләй сикерүгә сәләте зуррак икәне күренә.
Ире белән бер дулкында
Гөлнара янында – ире Антон, Афина Олимпия уеннарында катнашкан җиңел атлет, тренер. Алар бер дулкында. Антон тумышы белән Санкт-Петербургтан булса да, Чаллыга күптән күнеккән, монда аңа барысы да ошый. Дусларының Петербургка күчеп китү турында шаярту сүзләрен колагына да элми – яшәү урынын үзгәртергә теләми.

Гөлнара гаиләсе белән
Гөлнара һәм Антон уртак тормышларын Чаллыда башлый. 2004 елның октябрендә алар туй үткәрә, шәһәр мэриясе яшҗ гаиләгә бүләккә дүрт бүлмәле фатир ачкычларын тапшыра. Ул көнне яңа гына ир статусына ия булган Антонга кыска дистанцияләрдә күп йөгерергә туры килә – гореф-гадәтләр буенча, кәләшнең дус кызлары Гөлнараны яшерәләр. Кәләш урлаучылар кияүдән татар биюен сорый. Бары шул биремне үтәгәч кенә ул кәләшен кочагына ала.
Өметле спортчыларның гаилә коруына тренерлар каршы була. Алар гашыйкларның мөнәсәбәтләрен бозарга да тырышып карый. Яшьләр 2003 елда дөнья чемпионатында Парижда таныша. Антон банкетта сылу гәүдәле, кара чәчле кызга күз төшерә, кич буе аның тирәсендә бөтерелә. Аннары аларны төрле шәһәрләргә җыеннарга җибәрәләр. Ләкин яшьләрнең телефоннан аралашуына берни дә киртә була алмый. Озак сөйләшүләргә байтак акча да чыгарырга туры килә әле аларга. Бервакыт Гөлнара Япониягә ярышларга очканчы, Антон аңа: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип хат яза. Җавапны биш көн көтә егет. Ләкин нәтиҗәсез түгел – кыз риза була. Моннан соң әйләнә-тирәдәгеләрнең берсе дә аларның мөнәсәбәтләре җитди түгел дип әйтә алмый инде, ә кияү кәләшнең әти-әнисе белән танышырга бара.
Гаиләдә Алинә исемле кыз үсә, ул да җиңел атлетика белән шөгыльләнә (башкача була да алмый инде!) һәм шул ук вакытта музыка, рәсем сәнгате белән мавыга. Әтисе беренче көннән үк баланы тәрбияләүнең зур өлешен үз өстенә алган, чөнки спортчы хатынына тренировкаларны, җыеннарны калдырырга ярамый бит.
Тренер Гөлнарага үзен формада тотарга спорт ярдәм итә. Башкача ярамый да – ул шәкертләренә үрнәк булырга тиеш.
– Рус мәкалендә әйтелгәнчә: кайда туганмын, шунда кирәгем чыккан. Минем хыялым – олимпия чемпионнарын үстерү, – ди оптимист йөгерешче.
Олимпия чемпионы – һәм гади спорт мәктәбе тренеры. Бу чын бөеклек үрнәге түгелме? Провинциядән Олимпка юл юк, диючеләргә җавап түгелме бу?
Гөлнара Искәндәр кызы моны исбатлады – кечкенә шәһәрдә дә зур спортчыларны тәрбиялиләр. Без балаларыбызга: «Карагыз, менә шул нәфис гәүдәле, көчле ихтыярлы хатын – безнеке, Чаллыдан, чын чемпион ул», – дип әйтә алабыз. Гөлнараның хыялы да чынга ашарга тиеш – чөнки олимпия чемпионнарын ничек үстерергә икәнен белсә бары тик ул белә.
Ләлә Гайфетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев