Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туганда әнисез калган Ранэльны Чаллыга алып кайталар

«Баланың хәле авыр, күпме хастаханәдә булачагы билгесез», - дигән табиблар бүген аны кисәк кенә чыгарырга була.

Табибларның ни өчен фикере үзгәргән? Бала тапканда гомере өзелгән Алена Мөхәммәтованың абыйсы моңа кадәр баланың Казан хастаханәсендә озак булачагын әйткән иде. Чөнки туганда 4 минут кислородсыз булуы сәбәпле, сабыйның сәламәтлегенә зыян килә. Ранэльны реанимациядән чыгарганнан соң, патология бүлегендә аның белән әбисе була.

"Баланың хәле авыр, күпме хастаханәдә булачагы билгесез дигән табиблар нишләптер бүген аны кисәк кенә чыгарырга уйлады. Әтисе Рафаэль инде Казанга китте. Мин хәзер журналистлар, танышлар аркылы баланы ни өчен шулай тиз арада чыгаруларын белешәм. Тагын йөз сорау, бер кем төгәл җавап бирә алмый,"- дип борчыла абый кеше Юрий Филипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев