Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туганда әнисез калган Ранэльның ДРКБдан документларын бирмиләр

Бала тапканда үлгән укытучының бертуган абыйсы Юрий Филиповка бу ошап бетми.

"Баланы алып кайттык. Кичә, 1 май көнне неврологка күрсәттек. Ул безне мактап та алды, баланы дөрес карыйсыз, диде. Ранэль белән әтисе, әбисе көн дә һава суларга чыга, урамда озаклап йөриләр. Әлегә ризыкның яртысын гына үзе ашый, калганын "инфузомат" дигән җайланма белән бирәбез. Ванна керергә ярата ул безнең. Сөйләшә белмәсә дә, эмоцияләреннән күренә. Үзем дә янына барып йөрим. Шул ук вакытта суд эшләре белән дә мәшгүль. Кичә Аленаның мәетен яру турында белешмәсе һәм протокол белән таныштым. Сүзем юк! Хәзер Ранэльның ДРКБдан документларын көтәм. Аны нигә сузалардыр  - билгесез," - диде борчулы Юрий Филипов. 

Исегезгә төшерәбез, бала тапкач гомере өзелгән Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтованың абыйсы фаҗигадан соң дөреслек өчен көрәш башлады. Сеңлесе үлемендә гаепле булган кешеләрнең  җәзасыз калмавын тели. Гомумән, бала тудыру йортында тәртип урнаштырылуын, әниләргә һәм балаларга яхшы медицина ярдәме күрсәтелүен тели. Моңа кадәр ул социаль челтәрендә мөрәҗәгать белән дә чыкты. Бала тудыру йортында зыян күргән аналардан хат язуларын сорады. "Күрсәгез миңа килгән хатларның күплелеген, шаккатмалы. Нигә соң алар моңарчы дәшми яшәгәннәр?" - дип аптырый ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә табиблар Бала табу