Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Туганына ярдәм итәм дип ярты миллион акчасын югалтты

Ул туганына операция кирәк дип уйлый.

Элеватор тавы поселогында яшәүче пенсионерга: «Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. Аңа ашыгыч төстә операция ясату өчен акча кирәк», – дип билгесез кеше шалтыраткан.

Бу көндез була. 86 яшьлек пенсионер беркемгә дә шалтыратмый, билгесез кешегә адресын әйтә һәм капка төбенә машинада килүчегә 500 мең сум акчасын биреп җибәрә. 

Өенә кергәч, «зыян күргән» туганына шалтырата һәм аның исән-сау икәнен белә. 

Шуннан соң, пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз мошенниклар