Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Туй өчен дәүләт түли

Яшь парларга ничә сум бирәләр?

2025 ел азагына кадәр Татарстанда гаилә коручы парларга финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Грант күләме 100 мең сум. Әлеге акчаны бары тик бәйрәм тантанасына гына тотарга ярый. Проект Россия күләмендә уникаль булып санала. Максаты – яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне ныгыту, гаилә институтын үстерү.

Грант алу өчен аерым таләпләр бар:

- Гаилә ТР теркәлергә тиеш;

- Парлар 35 яшьтән өлкән булмаска тиеш;

- Гариза биргәнче яшьләр Татарстанда кимендә 3 ел яшәргә тиеш.

Грант акчаларын тантана урынын арендалауга, вакыйга урынын бизәүгә, музыкага, артистлар чакыруга, туй күлмәкләренә, сувенир продукция әзерләүгә тотарга мөмкин.

Грант өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләрпе порталында бирергә мөмкин. Гариза белән бергә чыгымнар сметасын, видеопрезентация дә беркетергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант Туй