Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы бакчаларын су баса

«Отделочник» һәм «Нектар» ширкәтләрендә йортлар зыян күрде.

"Отделочник" бакчачылык ширкәте кичә Венецияне хәтерләтте. Участокларга көймә белән йөзеп кермәле иде. МЧС хезмәткәрләре йортларда калган бакчачыларны, балаларны коткарды. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.   

Шул ук хәл "Нектар" ширкәтендә дә күзәтелде. Челна елгасы 3,5 метрга күтәрелде, ди бакчачылар. 

"Кичке сәгать 7-8ләрдә булды. 20-25 участок зыян күргәндер. Күршенең бәдрәфе су астында калды. Күпләрнең өйләренә су үтеп керде. Мондый күренеш кар күп булганда һәм Игенче, Ильбухтино, Новый посёлогы күлләре суларын агызганда күзәтелә", - ди "Нектар" бакчачылык ширкәте рәисе Николай Масюта. 

2012 елда биредә көчле язгы ташу була. Ул вакытта елга буенда урнашкан йортларның берничәсе су астында кала.

"Бер бакчачының мунчага дигән буралары йөзеп киткән иде. Ул вакытта күпер ватылуыннан курыккан идек. Бәхеткә, көчле ташуга чыдады", - ди Николай Масюта.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев