Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеле
Аны Камил Нәҗмиев тәкъдим итте.
Тукай районында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим иттеләр. Ул – моңарчы Нурлат районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Линар Нурислам улы Маняпов. Тумышы белән Октябрь районының Яңа Иглай авылыннан. Белеме буенча физкультура укытучысы. 1997-2000 елларда мәктәптә физкультура укытучысы, соңыннан 6 ел дәвамында директор булып эшләгән. Нурлат районында яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы, «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе булып та хезмәт куйган.
2008 елда 6 ел коррекция мәктәбе-интернатын җитәкләгән. 2014 елда Нурлат районы башкарма комитетында мәгариф буенча башлык урынбасары, соңыннан башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарган. Ике елдан соң район башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын моңарчы Айрат Хәбибуллин башкарды. Хәзер ул тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитетында эшли.
«Якты юл» газетасы фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев