Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы башлыгы БПЛА һөҗүменнән зыян күргән хатын-кыз янына барды

Авыруның хәле ничек?

8 июльдә Тукай районы Круглое Поле поселогында БПЛА һөҗүменнән шәхси йортка зыян килде. Анда берничә кеше җәрәхәтләнде. Аларның берсе Чаллы шәһәренең Р. С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, икенчесе республика клиник хастаханәсендә медицина ярдәме ала.
Камил Нәҗмиев РКБда дәваланучы хатын-кыз белән очрашты. Ул баш табиб урынбасары Нигина Нигъмәтуллина белән бергә пациентның хәлен белеште һәм дәвалау турында сорашты. 
«Операциядән соң хәле тотрыклы. Пациентка барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, ул табиблар күзәтүендә. Тизрәк савыгуын телим!» –  дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.
Шулай ук район башлыгы, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняповның икенче зыян күрүченең хәлен белергә баруын  да әйтте. Ул Чаллының Р. С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе дәвалана.
Вазгыять Тукай районы башлыгының шәхси контролендә кала, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Фото Тукай районы матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БПЛА һөҗүме