Тукай районы Калмия авылына атаклы рәссамнар килде - ФОТОЛАР
Шушы көннәрдә Тукай районы Калмия авылына Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, шулай ук Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Илшат Мингазов килде.
Биредә алар пленар утырыш үткәрде, Калмия авылы табигатен рәсемгә төшерде.
– Бик матур күңелле очрашу булды. Мадияр Шәрипович җитәкчелегендәге рәссамнар төркеме безнең авылга беренче генә килми инде. Алар бирегә һәр елны кайтып, авылыбызның матур почмакларын рәсемгә төшереп китәләр, рухи азык алалар, – дип хәбәр итә Калмиядә яшәүче рәссам, ТРның рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева.
Сүз уңаеннан, газетабызның 4 август санында Хәния Гәрәева белән тулы репортаж чыгачак. Ул рәсем сәнгате белән ничек шөгыльләнә башлаган? Картиналарында нәрсәләр чагылдыра? Бу һәм башка сорауларга җавапларны әлеге язмадан укып белә алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев