Тукай районы мәдәниятен кем җитәкли?
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы мәдәниятен кем җитәкли?

Ул «Рост» партиясеннән район советына депутат та булып сайланган иде.

Бүгеннән Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы вазифаларын Новотроицк авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Юлия Рыбакова башкара. Ул «Рост» партиясеннән район советына депутат та булып сайланган иде. Авыл җирлеге башлыгы вәкаләтләрен һәм депутат мандатын узган атнада тапшырган. 
Юлия Рыбакованы бик актив дип бәяләделәр. Ул 2020 елда иң яхшы авыл җирлеге башлыгы булганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Chevrolet Niva машинасы ачкычы алган иде. 

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәдәният

Нет комментариев