Тукай районын кем җитәкләячәге билгеле булды
Яңалыклар тасмасы

Тукай районын кем җитәкләячәге билгеле булды

Бу мәсьәлә иртәгә район советының чираттан тыш сессиясендә карала.

Тукай районы башлыгы вазифасына кем киләчәге мәгълүм булды.

Камил Нәҗмиев кандидатурасын Казанда раслаганнар инде.

Иртәгә район советының чираттан тыш сессиясе була.  Анда район башлыгы вазифасына кандидатура мәсьәләсе каралачак.

Камил Нәҗмиев – Илшат Фәрдиев командасы вәкиле. Ул озак еллар «Түбән Кама электр челтәрләре» компаниясендә директор урынбасары булып эшләде. Аннары Түбән Кама районында башкарма комитетны җитәкләде. 2024 елның апрелендә аны ТР Экология министрлыгының Кама арьягы территориаль идарәсе башлыгы итеп куйдылар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Тукай районы башлыгы

Нет комментариев