Тукай районында 4 кеше һәлак булды
Ике машина кара-каршы бәрелешә.
Бүген кичке 17 сәгать тирәсендә Тукай районында юл-транспорт һәлакәте булды. Ике җиңел машина кара-каршы бәрелеште. Нәтиҗәдә 4 кешенең гомере өзелде.
Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча,
«Лада Приора» машинасын йөртүче каршы якка чыгып Volkswagen Polo автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә "Лада Приора"дагы машина йөртүче һәм ике пассажир (шул исәптән бер бала) һәм чит ил машинасындагы бер пассажир һәлак була.
Чит ил машинасындагы ике кеше, шул исәптән бер бала төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Һәлакәт урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килде.
Фото: Татарстан прокуратурасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев